«Алтын минбар» кинофестиваленең төбәк кино базарында Швейцария, Мисыр, Иран һәм башка илләр вәкилләре катнашты
К ленте новостей

«Алтын минбар» кинофестиваленең төбәк кино базарында Швейцария, Мисыр, Иран һәм башка илләр вәкилләре катнашты

7 Сентября 2024

Россия киностудияләре, дистрибьюторлык компанияләре, онлайн-кинотеатрларның 40 тан артык вәкиле, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән бәйсез продюсерлар һәм режиссерлар «Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестиваленең төбәк кино базарына җыелды. Вакыйга Казан дәүләт мәдәният институтында узды.

Кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, чара киноиндустрия «уенчылары» бер-берсе белән танышсын һәм уртак проектларны гамәлгә ашырсын өчен уйлап чыгарылган.

Кинофестивальнең эшлекле мәйданчыгы белән Россиянең партнер илләре кызыксына башлаганнан бирле, ул Халыкара кино оешмаларының Россия базарына чыгу мөмкинлеге һәм, киресенчә, Россия кино оешмаларының чит ил базарына чыгу урынына әверелгән.

Быел кино базарында Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре дә катнашырга теләк белдергән. Аларга Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан кино эшлеклеләре дә кушылган. Дөрес, чит ил кинематографистларының максатлары бер-берсеннән аерыла.

Мәсәлән, Халыкара Көнчыгыш киносы фестивале директоры Тахар Хоучи катнашучыларны уртак продакшенга чакырды.

«Мин Алжирда тудым, соңрак Швейцариягә күчендем, анда Көнчыгыш киносы фестивален җитәклим. Әмма әлегә кадәр Алжирда режиссер буларак эшлим. Әгәр сезне минем эшчәнлегемнең бу ягы кызыксындырса, тәкъдимнәргә ачыкмын. Әзер фильмны халыкара мәйданчыкта күрсәтергә телисез икән, моны Женевада эшләргә ярдәм итә алам», — дип тәкъдим итте ул катнашучыларга.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Аль Айн» Халыкара кинофестивале директоры Амер Сальмен Россия белән, аеруча Татарстан белән эшләргә хыяллануын белдерде.

«Мин фильм төшерү турында гына әйтмим. Безнең белгечләрнең сезгә, ә сезнекеләрнең безгә килү мөмкинлеге булса, бик шәп булыр иде. Бу тәҗрибә дуслыгыбызны ныгытыр иде, ә иң мөһиме — Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кинематографиясен үстерүгә этәргеч бирер иде», - дип фикерләре белән уртаклашты Амер Сальмен.

Иран кинопродюсеры Алиреза Шахрохи хәбәр иткәнчә, ул нигездә Иран фильмнарын дистрибьюцияләү белән шөгыльләнә һәм Россия белән хезмәттәшлекне җайга салырга шат булыр иде.

Үз илләренең фильмнары пакетын шулай ук Халыкара балалар киносы фестивале директоры Альмоханнад Калхом (Сүрия) һәм актер, продюсер Ашоаф Серхан (Мисыр) да тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, Россия кинематографистлары да төрле тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Мисал өчен, «Формат ТВ» компанияләр төркеменең генераль продюсеры, режиссер, сценарист, журналист, җәмәгать эшлеклесе Оксана Барковская «Дар» экологик онлайн-платформасын булдыру идеясе турында сөйләде.

«Бүгенге көндә меңгә якын төрле стриминг платформалары бар, әмма деструктив контент бөтенләй булмаган бер генә платформа да юк», - диде ул.

Оксана Барковская кинофестивальгә амбициоз проектны тормышка ашырырга ярдәм итәргә теләүче фикердәшләр табарга килүен белдерде. «Миңа калса, ислам динен тотучыларга йөз тоткан контент базасында мондый мәйданчык булдыру актуаль», - дип саный ул.

«Контраст» киностудиясенең генераль директоры һәм продюсеры, «Җиңү көне» кинофестивале директоры Ксения Кузнецова мәктәп яшендәге балалар өчен контент булдыру инициативасы белән чыкты. Аның фикеренчә, балалар Россия тарихы белән аз кызыксына.

«Проектның беренче өлешен әзер — Бөек Ватан сугышы тарихы һәм Донбасста барган вакыйгалар белән кызыксынган малай турында тугыз минутлык ике ролик. Икенче өлешен әле төшерәсе бар. Ул җиде новеллдан торган җиде минутлык альманах булачак. Хәзер без финанслау эзлибез», - дип сөйләде Кузнецова.

«Башкортостан» киностудиясе директоры урынбасары Рөстәм Солтангузин катнашучыларны үз республикаларында төшерергә чакырды. Республика башлыгы Радий Хәбировның ел саен фильмнар төшерүгә 50 млн сум акча бүлеп бирүен исәпкә алып, төбәктә киноиндустрия актив үсүен билгеләп үтте.

«Башкортстанда фильм төшерү өчен барысы да бар: таулар, далалар, урманнар, бай мәдәни мирас. Килегез, республиканың матур урыннарында төшерегез. Без төрле этапларда ярдәм итәргә әзер. Үз җиһазларын отышлы шартларда тәкъдим итүче компанияләребез дә бар», - дип сөйләде ул.

Кино базарында шулай ук «Movie Go» ҖЧҖ («Кино Гоу» ҖЧҖ) генераль директоры Игорь Шибанов, кинематографны үстерү буенча Карачай-Черкес төбәк иҗтимагый оешмасы «Кинематографистлар берлеге» рәисе Найманов Магомет-Али Шабанович, «Увидеть море» ҖЧҖ киностудиясе генераль директоры Людмила Кудряшова, Свердловск өлкәсенең Кинокомиссия сәркатибе, ГАУКСО «Инновацион мәдәни үзәк»нең маркетинг һәм тышкы коммуникацияләр буенча баш белгече Дарья Пастухова һәм башкалар чыгыш ясады.

«Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Бүген катнашучылар бер-берсе белән танышты, киләчәктә аларның аралашуы кызыклы копродукцион проектларга әверелергә мөмкин. Вакыт күрсәтер», - диде Миләүшә Айтуганова.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» XX Казан халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узды. Фестивальнең девизы: «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәниятле диалогка» барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә өнди.

«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.