«Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестивале күрсәтүләренә билетлар сату башланды
К ленте новостей

«Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестивале күрсәтүләренә билетлар сату башланды

26 Августа 2024

«Алтын минбар» Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы фильмнарын күрсәтүгә билетлар сату башланды. Аларны кассада һәм «Мир» кинотеатрының рәсми сайтында сатып алырга мөмкин. «Алмаз Синема Родина» кинотеатрында сеансларга билетлар сату соңрак ачылачак.

«Мир»да барлык фильмнар да расписаниега өстәлгән, «Алмаз Синема Родина» кинотеатрында сеанслар программасы акрынлап тулылана. Программа белән алдан ук кинофестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Быел тамашачылар тулы метражлы һәм кыска метражлы уен фильмнары, документаль, анимацион фильмнар, шулай ук «Милли конкурс» номинацияләрендә 27 илдән 51 кинотасма күрәчәк.

Билет бәясе — 200-250 сум.

Тамашачыларга уңайлы булсын өчен, барлык конкурс күрсәтүләре 7 һәм 8 сентябрьгә - ял көннәренә күчерелде.

Билетларны «Россия — Ислам дөньясы» номинациясендәге фильмнарның берсенә дә сатып алырга мөмкин. Аның кысаларында 10 илдән 10 картина күрсәтеләчәк.

Билетлар сату - быелгы кинофестивальнең яңалыгы. Проектны оештыручылар сүзләренчә, ул теге яки бу фильмга ихтыяҗны алдан белергә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр билгеле бер сеанска билетлар сатылып бетсә, фестиваль дирекциясе өстәмә зал ачачак.

Моннан тыш, кинофестиваль кунаклары белән иҗади очрашуларны күздә тоткан күрсәтүләр дә түләүле булачак. Бәясе - 500-550 сум.

Мондый чараларның иң көтелгәннәре - «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» сериаллары режиссеры, быелгы жюри рәисе Метин Гюнай, шулай ук «Великолепный век» сериалы актерлары Озджан Шенсой, Фатих Айхан, Йийит Учан белән очрашулар.

Конкурстан тыш программага реформа кагылмады - аның кысаларында барлык күрсәтүләр бушлай узачак. Моның өчен алданкинотеатрларның сайтларында теркәлү узу мөһим.

Быел «Сугыш һәм тынычлык: яңа территорияләр» яңа конкурстан тыш программасы аеруча игътибарны җәлеп итә. Ул Россиянең яңа төбәкләрендә реаль тормышны чагылдырган 10 эшне берләштерә.

Гаилә темасы «Бөтен гаилә белән — кинога» картиналарында тасвирлана. Этника яратучылар өчен кинотәнкыйтьче Сергей Анашкинның «Һинд кабиләләре язмышы» тасмасы тәкъдим ителә.

Конкурстан тыш программа белән тулырак «Алтын минбар» фестиваленең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Кинофестивальне Иран фильмы, Россия премьерасы — режиссер Бабак Хаджепашаның «Агач кочагында» картинасы белән ачачаклар.

6 сентябрьдә - кинофестивальнең ачылу көнендә - фильмны «Мир» кинотеатрында, Казан Кремленең Гавәми урыннары ишегалдында, Кабан күле буендагы ачык мәйданчыкларда да карарга мөмкин. Яңгыр яуган очракта, сеансларны ачык мәйданчыклардан киләсе көнгә кинотеатрларга күчерәчәкләр.

«Родина»да «Агач кочагында» фильмын 7 сентябрьдә күрсәтәчәкләр.

«Алтын минбар» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.