Дубляждан баш тарту, БДБ илләрендә прокат һәм үз укучылары өчен горурлык: «Милли конкурс» номинациясендә катнашучылар нәрсә сөйләде
10 Сентября 2024
Новости
Быел «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестиваленең «Милли конкурс» номинациясенә 11 фильм керде. Шуларның сигезе - кыска метражлы, икесе - тулы метражлы, берсе анимацион эш.
Фестивальнең матбугат үзәгендә әлеге номинациядәге кинотасмаларны иҗат итүчеләр белән матбугат очрашуы узды. Чарада «Телсез күке» фильмы продюсеры һәм режиссеры Елена Борисова һәм Рәүф Кубаев, «Мин килермен» фильмы режиссеры һәм продюсеры Булат Сабитов һәм Денис Супрунов, «Евразиянең татар мирасы» фильмы режиссеры Асия Садыйкова, «Әминә» фильмы режиссеры Сергей Киатров, «Хәтер төсмерләре» фильмы режиссеры Юрий Гвоздь, «Монисто» фильмы режиссеры Гөлназ Галимуллина, «Рада шат түгел» фильмы режиссеры Оксана Синчугова һәм «Маэстро куллары» фильмы режиссеры Алексей Барыкин катнашты.
«Телсез күке» фильмының иҗат төркеме сүзләренчә, төшерү процессы авыр барган.
«Минем өчен бар да үзгә булды, чөнки татар менталитетын аңламый идем. Аннары барыбыз да үзара дуслаштык, уртак тел таптык. Безгә «Татаркино» нык булышты. Миләүшә Айтуганова ярдәме белән барысын да башкарып чыктык, - дип сөйләде Елена Борисова. - Фильмның татарча булачагын аңлап, кинотасмада милләткә кагылышлы бар нәрсәне саклап калырга тырыштык. Сөйләмне саклап калу өчен дубляж да ясарга теләмәделәр хәтта. Субтитрлар бу очракта бик нык ярдәм итә икән».
Рәүф Кубаев сүзләренчә, үзе инде күп еллар кино сәнгатендә булса да, өстәмә төшерүләр кирәклеген таләп иткән продюсерны күптән очратканы булмаган.
«Мин килермен» фильмы командасы картинаны төшерү өчен ТР Мәдәният министрлыгыннан 2 млн сум күләмендә субсидия откан. Команданың уникальлеге шунда - ул бары тик студентлардан гына тора. «Барысы өчен дә диярлек бу дебют эше иде», — дип билгеләп үтте Булат Сабитов.
«Төшерүләр вакытында төрле кыенлыклар туды, мисал өчен, коеп яуган яңгыр сәбәпле, безгә 80 кешедән торган массакүләм күренешне күчерергә туры килде. Актерлар бик шәп эшләде, алар барына да әзер иде. Менә бу бердәмлек төшерү мәйданчыгында иң кыйммәтле әйберләрнең берсе булды, - дип сөйләде Булат. - Күрсәтү вакытында залдагыларның елавын күрдем. Мөгаен, барлык тамашачылар өчен дә дебютантларның мондый эшне башкара алулары көтелмәгән хәл булгандыр», - дип сөйләде Денис Супрунов.
«Мин килермен» фильмын Россия, Белоруссия, Кыргызстан, Үзбәкстан буенча киң прокатка чыгарырга планлаштыралар.
Асия Садыйкова өчен картина шулай ук режиссер сыйфатында кинодебют. Алар фильмны 4 ел төшергәннәр.
«Бу Япония ягыннан халыкара проект. Урынбасарым Япониядән металлургия технологиясенә багышланган бары тик бер префектурада гына сакланып калган күргәзмә каталогын алып кайтты. Төбәкләрнең шундый үзенчәлекләре бар. Япониянең тарихи мирасы - самурай кылычлары өчен металл технологиясе «Татара» дип атала. Ни өчен нәкъ әлеге исем? Японнарга мәгълүм түгел. Каталогны алып кайткач, сәясәт эшлеклесе, тарихчы Рафаэль Хәкимов бу борынгы татар этимологиясе, диде. Әлбәттә, барысы да кызыксынды. 2016 елда ни өчен мондый технологияне ТР мәдәнияте өлкәсенә күчерергә ярамый дип уйландым. Ни өчен борынгы татар технологиясенең Япониягә килеп эләгүе дигән чара уздырмаска? Сөмбел Гаффарова сюжет эшләде. Иң гаҗәбе - сюжет 100% «Кабура» милли куелышы белән туры килә», —дип ассызыклады режиссер.
Бүген фильм татар, рус, инглиз, япон телләрендә әзер.
Сергей Киатров быел Казан мэриясе белән берлектә эшләнгән «Әминә» картинасын тәкъдим итте.
«Без - әлеге фестивальдә дүрт тапкыр Оскар отучылар. Фестивальне ниндидер хисап чарасы итеп кабул итәбез, ел саен берәр картина әзерләргә тырышабыз. «Әминә» 32 музыкаль клиптан тора. Әминә исемле кыз төрле җырлар башкара, анда татар теленең дидактик минимумы кулланыла. Бу - мәктәпкәчә белем бирүнең 32 атнасы. Мин 12 ел татар мультфильмнары белән шөгыльләнәм. Киләсе елга тулы метражлы фильм тәкъдим итәргә планлаштырабыз», - дип басым ясады Сергей Киатров.
Юрий Гвоздьның «Хәтер төсмерләре» фильмы агач милли архитектурасы, гаҗәеп бизәкле татар йортлары турында.
«Фильмның исеме бу йортларның Татарстанның авыл-районнарында гына саклануы белән бәйле. Мин һәрвакыт кем өчен төшергәнемне уйлыйм. Әлеге картина, беренче чиратта, балаларга, яшүсмерләргә юнәлгән. Алар татар архитектурасы турындагы истәлекне сакларга тиеш», - диде режиссер.
Гөлназ Галимуллина үз фильмында милли күкрәкчәне тасвирлый.
«Монисто - дөньядагы халыкларның күкрәк бизәкләренең гомуми исеме. Күкрәкчәләрнең яшерен мәгънәсе - кабиләнең статусын, тарихын күрсәтү. Фильм аша барлык халыкларда: татарларда, чуашларда, тувалыларда шундый бизәк барлыгын күрсәтергә теләдем. Һәр тәңкә артында зур тарих торганын ассызыклыйсым килде. Барлык халыкларның уникальлеге - бердәмлектә һәм дуслыкта», — дип басым ясады картина режиссеры.
Оксана Синчугова Милли конкурста бердәнбер кыска метражлы фильм - «Рада шат түгел» картинасын тәкъдим итте. Бу фильм «Артмастерс» иҗади компетенцияләрнең илкүләм ачык чемпионаты кысаларында бик кыска вакыт эчендә - 7 көн эчендә төшерелгән. Кинотасманы Premier платформасында карарга мөмкин.
««Рада шат түгел» - үзенең туган көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә карар кылган 12 яшьлек яшүсмер кыз турында яшьләр комедиясе. Фильм, һичшиксез, гаилә елына багышланган фестиваль концепциясенә туры килә. Әмма гаилә кыйммәтләре турында җиңел, гади итеп, яшьләр телендә сөйли», - дип ассызыклады режиссер.
Алексей Барыкин Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш дирижеры Ренат Салаватовка багышланган картина төшергән.
«Ул дөньяның иң яхшы дирижерларының берсе. Ләкин шулкадәр тыйнак, хәтта баш ияргә дә чыкмый. Бу кеше - легенда. Без ел ярым төрле илләрдә эшләдек һәм төшердек», — дип билгеләде Алексей Барыкин.
Режиссер фестивальдә укучылары Булат Сабитов, Оксана Синчугова, Солтан Сонгатуллин катнашуы белән горурлана.
«Мин югары уңышларга ирешкән һәм шәп эшләр тәкъдим иткән укучыларым белән үз фильмнарымны күрсәтүгә караганда да күбрәк горурланам», — дип нәтиҗә ясады ул.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» XX Казан халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә уза. Фестивальнең девизы: «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәниятле диалогка» барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә өнди.